Күптән түгел РИУның кызлары өчен Павлюхин урамында тулай торак ачылды. Ул 5 катлы йортның 2 катына урнашкан, 46 урынга исәпләнгән.
Анда яшәү өчен барлык шартлар да булдырылган, кухнясы, намаз уку һәм ял итү бүлмәләре дә бар.
Бу бинаны Халыкара ислам хәйрия оешмасы һәм Азия мөселманнары комитеты мөслимәләр өчен яшәргә яраклы итеп төзекләндергән.
Әлеге тулай торак ачылганга кадәр мөслимәләр РИУ бинасында яшәделәр. Хәзер ул урынны ремонтлау эшләре бара. Аннары биредә китапханә урнашачак, дип хәбәр итә www.e-riu.ru агентлыгы.