Россиядә беренче ислам каналын ачарга ниятлиләр

Февраль ахырында-март башында Россиядә тәүге ислам телеканалы эшли башлаячак. Бу хакта «РИА Новости»га Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин хәбәр итте. «Хәзерге вакытта

БӘЙЛЕ
2011 Янв 19

Февраль ахырында-март башында Россиядә тәүге ислам телеканалы эшли башлаячак. Бу хакта «РИА Новости»га Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта технологик эш бара. Бер айдан яки аннан бераз күбрәк вакыт узгач, беренче ислам каналы продукциясен үз күзләребез белән күреп булыр. Аның яхшы сыйфатлы эш булуына ышанам»,-диде Равил хәзрәт.

РМШ рәисе сүзләренчә, бу телеканалның программалары беренче чиратта яшьләргә багышланачак. Аларны башка конфессия вәкилләренә түземле мөнәсәбәттә тәрбияләү сорала. Моннан тыш, яңа телеканал исламга каршы фикерләрне азайтырга булышыр. «Телеканалда эш мөселманнарга гына түгел, башка ватандашларга да табылыр»,-дип белдергән Равил хәзрәт.

Шул да билгеле булсын: Мәскәүдә 11 декабрьдәге тәртипсезлекләрдән соң, милләтара тынычлык темасы әһәмиятлегә әйләнде. Аңа күп кенә чаралар багышланды.

Ислам телеканалын төзү фикере 2009 елның августында Президент Дмитрий Медведев Төньяк Кавказ мөселманнары оешмасын яклау мәсьәләләре буенча очрашу вакытында күтәрелгән иде. «Россия мөселманнары яшәгән төбәкләрдә андый каналга ихтыяҗ бар. Без аның белән шөгыльләнербез дә»,-дип белдергән иде Д. Медведев.

Россиядә 2005 елның июленнән «Спас» дигән беренче иҗтимагый православие телеканалы эшли инде. 2010 елның башыннан ул тәүлек әйләнәсендә тапшырулар алып бара. Аның оештыручысы булып РПЧның Мәскәү патриархиясе санала, дип хәбәр итә www.gazeta.ru агентлыгы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе