Кичә Чечня башкаласының 4 нче бала тудыру йортында азан бүлмәсе ачылды. Аны оештыручыларның сүзләренчә, бала үзенең тормыш юлы башланганда Аллаһ сүзен ишетсә, хак диндә булып үсә.
Чечняның «Вести» агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге бүлмәне ачуда җирле илаһият белгечләре катнашты. Анда имам яңа туган бер балага азан әйтте. Имамның сүзләренчә, бер хәдистә «Берәү баласы туганда аның уң колагына -азан, ә сулына камәт әйтсә, сабыйга җен зыян салмый» диелгән.
4 нче бала тудыру йортында азан бүлмәсе эшмәкәр Әсмәликә Хәлидованың финанс ярдәмендә барлыкка килде, дип хәбәр итә www.islamrf.ru агентлыгы.