«Бервакыт Казанда» дип төшереләчәк фильмда элек җинаятьләр кылган кешенең исламга кайту күренеше турында сөйләнә.
Әлеге фильм Казаннан соң, Санкт-Петербургта төшереләчәк. IslamNews агентлыгы хәбәр иткәнчә, ул дәгъват рәвешендә уйланылып, 8-10 эпизодтан торачак. Аларның һәркайсы Коръән сүрәләре белән башланачак. Бу фильмның режиссеры-Ренат Әмиров. Ул элек музыкаль клиплар төшерү белән шөгыльләнгән. Фильмның сценариесен Р. Әмировның туганы Александр Ким язган.
Фильмны барлыкка китерүчеләрнең сүзләренчә, алар мөселманнарның көнкүрешен телевизор экраннарында күрсәтелгәнчә итеп түгел, тормыштагыча итеп сурәтләячәкләр, дип хәбәр итә REGNUM агентлыгы.