Кичә ТҖ МДНнең конференция залында Татарстан мөфтие вазифаларын үтәүче Илдус хәзрәт Фәиз мөфтият хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырды. Илдус хәзрәтнең ассызыклавынча, нәзарәтнең эше элек расланган план нигезендә алып барылачак. Диния нәзарәтендә якын арада хезмәткәрләрнең штаты да расланыр, дип көтелә.