Бөекбританиядә кызлар өчен ислам урта мәктәбе бар инде. Ул Блэкберн каласында урнашкан. Анда кызларга дини белем бирү өчен зур эшләр башкарыла. Тиздән кызларның мәктәбе Блэкберн янындагы Биадвудка күчереләчәк. Ә малайларның мәктәбе кызлар укыган урынга урнашачак.
Түләүсез мәктәп- мөстәкыйль булса да, дәүләт тарафыннан финанслана торган оешма. Ул ата-аналар һәм җәмгыятьнең башка төркемнәре ярдәмендә төзелгән.
Тик шунысы бар: малайларның ислам мәктәбе 2012 ачылыр, дип көтелә.