11 гыйнварда Исламабадта Ислам Конференциясе оешмасы (ИКО) генераль ассамблеясенең фәнни-технология хезмәттәшлеге буенча 14 нче сессиясе кысаларында, бу оешманың генераль секретаре Әкмалетдин Ихсануглы РФнең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.
Ислам.Ру агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия министры РФ Хөкүмәтенең ИКО белән мөнәсәбәтләрне тагын да көчәйтергә теләвен тапшырды.