Быелның 14 гыйнварында РИУның укыту эшләре буенча проректоры һәм гарәп теле мөгаллимнәре Коръән иңдерелгән телне тагын да камилрәк өйрәнү максатыннан, Каһирәгә (Мисыр) юл алдылар.
Бу сәфәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Гарәп телен тирәнтен өйрәнү курсларында республиканың башка уку йортларыннан да укытучылар катнашачак, ә РИУдан алар өчәү булачак, дип хәбәр итә www.e-riu.ru агентлыгы.