Буа мөхтәсибәте үзгәрешләр кичерде: Линур хәзрәт Сабирҗанов үз теләге белән мөхтәсиб вазифасыннан китү турында гариза язды. 12 гыйнварда район имамнары җыелышында Буа шәһәренең беренче мәхәлләсе имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов имам-мөхтәсиб булып сайланды.
Рөстәм хәзрәт ТҖ МДНнең пленумында мөхтәсиб сыйфатында катнашты. Ә узган җомгада ул Черки-Килдураз авылында намазга имамлык кылды, аннары мөселманнарның сорауларына җаваплар бирде, дип хәбәр итте www.muslem.ru агентлыгы.