«Ислам info» Медиа төркеме мәгълүмати агентлыгының www.info-islam.ru һәм www.tatar-islam.ru сайтларында «2010 елда хаҗ кылуның нәтиҗәләре буенча иң яхшы хаҗ-оператор» дигән темага сораштыру уздырылган иде. Анда безнең сайтларга кергән кешеләрнең 34 проценты «Нәҗем-тур»ны яклап тавыш биргән. «Идел-хаҗ» исә 27 % тавыш җыйган. «Хезмәт-тур»ны-17%, «Сәлам-тур»ны 7 % кеше яклаган. Ә инде бер оператор да яхшы исеменә лаек түгел, дип исәпләүчеләр 18 % булган.
Бу сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, узган елның иң яхшы хаҗ операторы булып «Нәҗем-тур» танылган.