Кичә Татарстан Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева Болгар шәһәрчегендә мемориаль истәлек билгесен урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Анда Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның фәрманы нигезендә, Вәлиулла хәзрәт Якупов катнашты, дип хәбәр итте www.muslem.ru агентлыгы.
Исегезгә төшерәбез: бүген мөфти Госман хәзрәт Исхакый ТҖ МДНнең чираттагы пленумында, авыруы сәбәпле, үзен бу вазифадан азат итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Һәм аның бу үтенече канәгатьләндерелде. Хәзерге вакытта мөфти вазифасын аның беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз башкара.