Казанда хәләл тукландыру төркемнәре булган балалар бакчасы ачылды

Казанның Яңа Савин районында балаларны һәм ата-аналарны шатландырып, 151 нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Узган елның сентябреннан бирле яшь ата-аналар көткән зур шатлыкны уртаклашырга мэр Илсур Метшин да

БӘЙЛЕ
2011 Янв 13
Казанның Яңа Савин районында балаларны һәм ата-аналарны шатландырып, 151 нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Узган елның сентябреннан бирле яшь ата-аналар көткән зур шатлыкны уртаклашырга мэр Илсур Метшин да килде. Бу балалар бакчасы тулы көченә 17 гыйнвардан эшли башлаячак, дип көтелә.

“Балачак академиясе” дип аталган өч катлы бина 260 балага исәпләнгән. Монда күбесенчә 3-7 яшьлек нарасыйлар тәрбияләнәчәк. Балалар бакчасы мөдире Татьяна Петручук хәбәр иткәнчә, әлеге мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесендә гомумүсеш программалары тормышка ашырылу белән бергә, сөйләмендә кимчелекләр булган һәм инвалид балалар белән эшләү каралган. “Балачак академиясе”ндә, шулай итеп, ундүрт төркем эшләячәк.

Алар өчен биредә бассейн, медицина блогы, ашханә, төркемләп шөгыльләнү бүлмәләре, чит телләр (балалар татар, инглиз, төрек телләрен өйрәнәчәк) кабинетлары, психолог бүлмәсе, диагностика һәм логопедия кабинетлары, компьютер сыйныфы булдырылган.

Әлеге балалар бакчасына керергә теләүчеләр саны 800 тирәсендә тирбәлгән. “Балачак академиясе”нә эләгү бәхетенә ия булучыларның ата-аналары әлеге учреждение үсешенә йогынты ясаучы хәйрия фондын да оештырып куйган. “Ата-аналар күпме хәйрия акчасы кертәсен һәм аны нәрсәгә тотасын үзе хәл итәчәк. Бу өстәмә туклану өчен дә, өстәмә белем бирү өчен дә, тәрбиячеләргә өстәмә түләү өчен дә кулланылырга мөмкин. Попечительләр советы карары белән, бу акчаны ата-аналар гына тота ала”, - диде Т.Петручук.

Бакча мөдире сүзләренчә, ата-аналар юллама өчен бер айга бер мең сум күләмендә акча түләячәк. Ә хәләл ризык ашату оештырылган төркемнәрдә кертемнәр 4 мең сум тәшкил итә. Ата-аналар белән сөйләшү вакытында бу сумманың шәһәр буенча иң түбәне булуы ачыкланды. Татьяна Петручук төрле төркемнәр арасындагы мондый аерманы “димәк, ата-аналар үзләре шулай хәл иткән”, - дип аңлатты. Хәләл ашату белән тәэмин ителгән төркемнәр дә башка балалар кебек гомумбелем программалары белән шөгыльләнәчәк.

Т.Петручук хәбәр иткәнчә, әлеге балалар бакчасы яңа федераль таләпләр нигезендә, яңа гомумбелем бирү программасын төзиячәк һәм шуның буенча эшләячәк. Төшкә кадәр дәресләр бушлай булып, төштән соң, ата-аналар теләге буенча, түләүле өстәмә дәресләр оештырылачак.

Шулай ук ата-аналар клубы эшләячәк һәм күкрәк балаларына бассейнга йөрергә мөмкинлек тудырылачак.

Бүгенге көндә Казанда 273 балалар бакчасы эшли, шуның 218е - автономлы. Башкала мәктәпкәчә учреждениеләрендә 49 меңнән артык бала тәрбияләнә. Казанда барлык балаларның 73,8 проценты балалар бакчасына йөри. Хәзерге вакытта балалар бакчаларына чиратта 17 меңнән артык кеше тора. Чыганак: tatar-inform.ru.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе