Бүген ТҖ МДНнең чираттагы Пленумында Татарстан мөфтие үзен бу вазифадан азат итүләрен сорап чыгыш ясады һәм аның үтенече канәгатьләндерелде.
Мәгълүм булганча, Госман хәзрәт бу җаваплы вазифага 1998 елда сайланган иде. Аның эшләү чорында Татарстанда 1000нән артык мәчет, унлап мәдрәсә, Казандагы Россия Ислам университеты барлыкка килде. Дини структура төзелде.
Госман хәзрәт Исхакый 2010 елның февралендә 4 нче срокка мөфти вазифасына сайланган иде.
ТҖ МДНнең Низамнамәсе нигезендә, хәзер вакытлыча мөфти вазифасын аның беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз башкара. ТҖ МДНнең рәисе чираттагы Корылтайда мәгълүм булыр, дип көтелә.