Марат Моратов журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

 Бүген Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов журналистларны, нәшрият һәм

БӘЙЛЕ
2011 Янв 13

 Бүген Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов журналистларны, нәшрият һәм полиграфия хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хөрмәтле журналистлар, нәшрият һәм полиграфия хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — Россия матбугаты көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Бу көн тарихи дата белән бәйле — 1703 елның 13 гыйнварында Россиядә Петр I указы нигезендә «Ведомости» газетасының беренче саны дөнья күрә.

Бүгенге көндә Татарстанда 1000 нән артык гаммәви мәгълүмат чарасы эшли. Нәшрият эшчәнлегенең күләме елдан-ел арта, яңа теле- һәм радиотапшырулар, басмаларның iPad-версияләре барлыкка килә, мультимедиа технологияләре үсеш кичерә, даими рәвештә полиграфия мөмкинлекләренең техник яңарыш процессы бара.

Республикада «Беренче канал», «Россия» Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе, 5 нче каналның (Санкт-Петербург) хәбәрчеләр пунктлары, «Интерфакс», «РИА-Новости», ИТАР-ТАСС, Прайм-ТАСС мәгълүмат агентлыклары, «Маяк» радиосының төбәк пунктлары, «Российская газета», «Комсомольская правда», «Известия», «Коммерсант», «Аргументы и факты», «Труд» басмаларының төбәк вәкиллекләре эшли.

Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең филиалы булган «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе бүгенге көндә дә Татарстан Республикасы дәүләт телевидениесенең данлы традицияләрен дәвам итә.

Әлеге басмалар һәм компанияләр белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә республика тормышындагы мөһим вакыйгалар Россия һәм аннан читтәге төбәкләрдә дә чагылыш таба.

Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында үз эшләренә чын күңелдән бирелгән талантлы кешеләр эшли. Журналистика — ул һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше дә.

Сезгә чын күңелдән укучыларыгыз, тамашачылар һәм тыңлаучыларыгызның саны даими артуын, иҗат уңышлары, сәламәтлек һәм иминлек телим!, — диелә Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратовның котлавында.

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе