«Ансар.Ру» хәбәр иткәнчә, Пенза өлкәсе мөфтие, Урта Әләзән авылындагы иң зур мәчетнең имам хатибы Габбас хәзрәт Бибарсов үзенең вәкаләтләрен үтәүдән туктады. Яңа имам итеп, өлкәдәге бердәнбер Коръән -хафиз, Согуд Гарәбстаны һәм Ливандагы ислам югары уку йортларында белем алган Ислам хаҗи Дашкин сайланды.
Урта Әләзәндәге 2 нче мәчет 1000 кешене сыйдыра ала. Габбас хәзрәт анда узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле имамлык кылды.