Чечня Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре «кайнар» эзләрдән Грозный районында мәчеттән акча урлаган бәндәне тоткарладылар.
ЭЭМның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 11 гыйнварда билгесез затлар Грозныйның Беркат-Йорт бистәсендәге мәчеткә кереп, тимер тартмадан сәдака акчаларын урлаганнар.
«Республика эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең «кайнар» эзләрдән тикшерү үткәргән вакытта Урыс-Мартан каласында яшәүче 1957 елгы кеше кулга алынган. Ул гаебен тану күрсәтмәләре биргән. Хокук бозучының шәхси әйберләрен тикшергән вакытта 1761 сум акча килеп чыкты, дип билгеләп үттеләр Эчке эшләр министрлыгында, дип хәбәр итте www.islamrf.ru агетлыгы.