Хәлимә Сюзанна Кисс дигән мөселман хатын-кызы Коръәнне мадъяр (венгр) теленә тәрҗемә итте. Бу изге эш 3 елга сузылды, ул Хәнәфи мәзһәбе һәм мәдәнияте фонды белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Коръәннең алдагы тәрҗемәләре беркемне дә канәгатьдерми иде, дип билгеләп узганнан соң, Хәлимә ханым бу эшнең мөселман галимнәре булышлыгында башкарылуы турында белдерде. Яңа тәрҗемә Венгриянең Мөселманнар Шурасы тарафыннан хупланып каршы алынган, дип хәбәр итә worldbulletin.net агентлыгы.