Согуд Гарәбстаны Премьер-министры урынбасары, оборона һәм авиация министры, принц Солтан үткән сишәмбедә Җиддәдә Король Абдул Азиз исемендәге яңа Халыкара аэропортның төзелешенә беренче таш салды. Аның сүзләренчә, бу аэропорт чит илләрдән килгән хаҗилар һәм җирле халык өчен бүләк булачак.
Яңа аэропорт аша пассажирларны ташу елына 17 миллионнан 30 миллионга җитәчәк. Ул 2 ярымай рәвешендә итеп төзелә. Проектның беренче чираты 36 айдан әзер булыр, дип көтелә. 27 миллиард согуд риалы белән бәяләнгән аэропортта уңайлы шартлар, шул исәптән яңа терминал һәм транзит пассажирлар өчен кунакханә дә булачак, дип хәбәр итә arabnews,com агентлыгы.