«Ихлас» хәйрия фонды ислам турында иң яхшы мәкаләгә бәйге игълан итте.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бу конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Ул 4 номинациядә («Мусульманские добродетели и система ценностей в исламе», «Моя история», «С улыбкой о нас» һәм ирекле темага) узар, дип көтелә.
Конкурс 28 февральгә кадәр дәвам итә. Язмалар элек басылмаган булырга тиешләр. Аларны «Ихлас» фонды почтасына җибәрү сорала. Җиңүчеләргә акчалата бүләк бирелә, дип хәбәр итә IslamRF.ru агентлыгы.