Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый исеменә Кыргызстан мөфтие Чубак хаҗи Җәлиловтан мөрәҗәгать килеп иреште. Анда Казанда Кыргызстан Диния нәзарәтенең рәсми вәкиллеген ачырга ниятләү турында сүз бара. Рәсми вәкил вазифасына Таҗибаев Абдыкар Абдыгани улы тәкъдим ителә.
Әлеге карар быелның 6 гыйнварында кабул ителгән. Хатта мондый хезмәттәшлекнең халыклар арасындагы тынычлык һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итәчәге турында әйтелә. Анда бу карарга килү өчен Кыргызстан халкының Диния нәзарәтенә үтенеч белән мөрәҗәгать итүе күрсәтелә.
Мөфти Госман хәзрәт Исхакый бу уңайдан кызыксынучы оешмалар белән килештерү өчен тиешле күрсәтмәләрен бирде, дип хәбәр итә www,muslem.ru агентлыгы.