Владикавказдагы мәчеттә тәүге тапкыр хатын-кызлар арасында Коръән уку бәйгесе үтте. Анда Владикавказ, Лескен, Беслан калаларыннан 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар катнашты. Конкурсның үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: алар 3 айдан 1 елга кадәр изге китапны өйрәнүчеләр иде.
Бәйгедә 20 яшьлек Диана Золоева җиңеп чыкты. Икенчедә-Карина Борадзова, өченчедә-Залина Цориева. Аларга ислам турында китаплар һәм савыт-саба тапшырылды.