Бүген иртән Казан аэропортында Гадәттән тыш хәл булды. Самолет җиргә утырганда очып китү-төшү юлыннан читкә тайпылды. Очучы кабинасындагы датчик яна башлый. Төзек булмаган очкычта 53 кеше бар иде, дип хәбәр иткән «Татар-информ» агентлыгына ТР транспорты һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов.
Аның сүзләренчә, Бөгелмә-Казан-Санкт-Петрбург рейсы буенча очу нияте белән юлга чыккан самолетта зыян күрүчеләр юк.
Хәзер исә әлеге хәлне Росавиация белгечләре тикшерү эше белән мәшгуль.