Һәр ай саен диярлек «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды каршындагы «Нур» нәшрияте үзәге хезмәткәрләре безне яңа китап басылып чыгу белән куандырып килә.
Бүген «Нур» нәшрияте үзәге директоры, Сукырлар китапханәсе җитәкчесе, үзе дә беренче группа инвалид Илгизәр хаҗи Хәмидуллин рус телендә Брайльчә «Тәһарәт һәм намаз» дигән китапның дөнья күрүе турында хәбәр итте.
Бу китап төрле төбәкләрдәге сукырлар оешмалары китапханәләренә һәм безнең китапханә абоненты булган күзләре күрмәүчеләргә бушлай таратылыр, дип көтелә.