Дүшәнбе каласында әле Советлар Союзы вакытында ук төзелгән унлап мәчет яңа 2011 елның беренче көннәрендә үк Таҗикстан җитәкчелеге тарафыннан ябылды. Биредәге Авул, Хаёти нав, Вокзал, Испечак һәм Калинин мәхәлләләрендәге гыйбадәт кылу йортларының эшчәнлеге туктатылды. Алардагы мәчетләрнең имам хатиблары гыйбадәтне дәвам иткән очракта, җинаять җаваплылыгына тартылачагы хакында кисәтелде, дип хәбәр итә «Фергананьюс».
Таҗикстан хөкүмәте каршындагы Дин эшләре буенча Комитет рәисе урынбасары белдергәнчә, бу мәчетләр рәсми органнарда теркәлеп эшләмәгәнгә күрә ябылганнар.
Испечак мәхәлләсе гыйбадәтханәсе имам хатибы Мулладәүләт Мирзоев сүзләренчә, мөселманнар аның мәчетендә һәркөнне 200гә якын кеше булып җыелып, 40 елдан артык инде намаз укыганнар. Алар яшәгән җирдән 3 чакрым радиуста башка бер мәчет тә юк. Һәм аңа-өлкән кешегә фарыз намазларын җәмәгать белән бергәләп уку өчен башка урынга баруы кыен.
«Бу мәчет җирле халыкның тырышлыгы нәтиҗәсендә, хәшәр ысулы белән төзелде. Аны теркәү өчен без тиешле органнарга күп тапкырлар мөрәҗәгать иттек. Тик хакимият вәкилләре сәбәбен дә аңлатып тормастан, безгә аны теркәүдән баш тарттылар. Ә мәчетебез җәмәгать урынында түгел, зират белән янәшә урнашкан»,-дип белдерде имам хатип.
Исегезгә төшерәбез: соңгы елларда башкала хакимияте җәмәгать урыннарын законсыз төзелгән корылмалардан азат итәбез дигән сылтау белән «законсыз мәчетләр»не юкка чыгара башлады. Ә хакимнәр җәмәгать урыннары, дип микрорайоннарда, мәхәлләләрдә массакүләм чаралар үткәрү урыннарын атыйлар.
«Дини берләшмәләр турында» исемендәге яңа закон кабул ителгәч, хәл тагын да катлауланды. Аның нигезендә, 1 гыйнварга кадәр барлык мәчетләр дә теркәлү узарга тиеш иде. Бу законны кабул итүне җирле экспертлар да, халыкара хокук оешмалары да, кем әйтмешли, тәнкыйть утына тотты. Чөнки ул хакимияткә дин эшләренә тыкшыну өчен зур вәкаләтләр бирә, ә дини оешмаларның мәчет ачудагы мөмкинлеген нык чикли, дип хәбәр итә www.islamnews.ru агентлыгы.