Җомга көнне Нидерландия комиссиясе Төньяк Голландиянең Волендам шәһәрендә яулык киюне тыюда католикларның урта мәктәбе гаепле, дип хәбәр итте.
Нидерландия ММЧ бәян иткәнчә, быел хиҗаб кигән кызга дәресләргә йөрүне тыйганнар.
Кызның әтисе бу комиссиягә шикаять белдергән. Ә ул комиссия мөселман хатын-кызлары- яулык, яһүдләр -башлык һәм христианнар тәре тагып йөрүдә ирекле икәнен әйткән, дип белдергән abna.ir агентлыгы.