Узган якшәмбедә Калининградта Көньяк паркын бетерүгә һәм анда мәчет төзүгә каршы өченче тапкыр ризасызлык белдерү акциясе булып узды.
Чара паркка керү юлында өйлә вакытында башланды. Митингны оештыручылар паркның мәдәни мирас икәнлеген искә төшерделәр, анда агачларны кисәргә ярамавы хакында әйттеләр.
Инициатив төркемнең җитәкчесе Юлия Яценко биредә инде балаларның яраткан урынын-тауны җир белән тигезләүләре турында бәян итте. Аның сүзләренчә, мәчет төзелешенә каршы яклар киләчәктә дә ризасызлык белдерүне дәвам итәчәк, дип белдерә www.interfax.ru агентлыгы.