7 гыйнварда Россиянең баш мөфтие, ҮМДН рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин «Мәрҗани» мәчетендә җомга намазында катнашты. Аның вәгазенең темасы Гайсә пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәленә багышланган иде. Тәлгат хәзрәт мәхәллә халкына Коръәндә Мөхәммәд һәм Гайсә пәйгамбәрләрнең исеме ничә тапкыр искә алынган, дип мөрәҗәгать итте. 5 һәм 23 мәртәбә. Моннан исә Гайсә пәйгамбәрнең исламдагы югары хәлен аңларга була. Мөфти Гайсә пәйгамбәрнең исламдагы ролен күп санлы аятьләр һәм хәдисләр ярдәмендә яктыртты.
Ахырдан ул Россиядә динара тынычлыкны сакларга, мөселманнарны һәм христианнарны тату яшәргә чакырды, дип хәбәр итте www.muslem.ru агентлыгы.