Россиянең Согуд Гарәбстанындагы эшкуарлык атнасы март аенда узачак. Бу чарада катнашу өчен Татарстаннан эшкуарлар да чакырылган. Бу хакта ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәткәре хәбәр итте.
Согуд Гарәбстаны Корольлеге Якын Көнчыгышта тиз һәм тотрыклы үсә торган илләрнең берсе санала. Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстаны белән Россия Федерациясе арасында сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген үстерү турында сәяси җирлек тудырылды. Биредә төзелеш, энергетика, нефтехимия сәнәгате, геологоразведка, транспорт һәм техника, машина төзелеше һәм башкалар өстенлекле юнәлеш булып исәпләнә.
Россия компанияләренең бу чарада катнашуы Согуд Гарәбстаны базарында яңа мөмкинлекләр ачарга ярдәм итәр, дип хәбәр итә www.tatar-inform.ru