«Инфо-ислам»га ышанычлы чыганаклардан килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, 13 гыйнварда узачак чираттагы II пленумда ТҖ МДН җитәкчелегендә мөфти Госман хәзрәт Исхаковның отставкага китүе белән бәйле зур үзгәрешләр булырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: ТҖ МДНнең чираттагы пленумы мөфтияттә (Лобачевск урамы, 6/27) узачак һәм аңа республиканың 60тан артык мөселман эшлеклесе җыелыр, дип көтелә.
Хәзерге вакытта халык арасында, Г. Исхаков мөфтилеклән киткән очракта, аны кем алыштырыр дигән имеш-мимешләр йөри. Ул кем генә булмасын, өммәт мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәсен, Татарстан элеккечә тотрыклылык һәм конфессияара татулык җөмһүрияте булудан туктамасын дигән теләктә калабыз.