Бар шундый тыйнак кешеләр: алар тыныч кына, шау-шу ясамыйча йөрерләр. Үзләренең барлыкларын, мөселман кардәшләргә теләктәшлек күрсәтүләрен гүзәл гамәлләре- аларга ярдәм итүләре белән расларлар.
Сүзем «Аудэкс» фирмасы җитәкчесе Айрат Фердинант улы Гыймадетдинов турында. Нәкъ аның һәм ул эшләгән оешма хезмәткәрләренең, башкаларның хәйрия йөзеннән матди булышуы нәтиҗәсендә «Сөләйман» мәчете каршындагы Сукырларны тернәкләндерү үзәгендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән күзләре күрмәүчеләрне Казанга чакырып, аларга Брайльчә Коръәнне укыту мөмкин булды.
Шунысы да мәгълүм булсын: узган ел ахырында динебезне үстерүгә, алга җибәрүдә күп өлеш керткән шәхесләргә тапшыру өчен «Сөләйман» мәчетенең иң зур бүләге-»Мактау билгесе» («Почетный знак») барлыкка килгән иде. Аның тәүгесе, ягъни беренче саны куелганы Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиновка, аның «Мәрҗани» мәчетендә эшли башлавына-25, имам булып сайлануына 15 ел тулу уңаеннан тапшырылган иде.
Ә менә Айрат Гыймадетдиновка бу бүләкнең икенчесен алу насыйп булган икән. Кичә бу уңайдан мәчеттә тантана үткәрелде. Биредә Айрат Фердинант улы адресына мәхәллә әһелләре Раил хаҗи Әхмәтов, Мәликә абыстай Гыйльметдинова, Роза хаҗия Мортазина, Суфия Воровьева тарафыннан күп кенә җылы сүзләр әйтелде. «Шушындый иманлы, тәүфыйклы, миһербанлы бала үстергәннәре өчен әти-әниегезгә Аллаһы Тәгалә хәерле гомер, ике дөнья дәрәҗәсен бирсен»,-диде алар. Сүз уңаеннан, аның әтисе Фердинант-Казан кешесе, тамырлары Арча районына барып тоташа. Ә әнисе Сәлимә-Киров өлкәсендәге Нократ Аланыннан.
Узган елның декабрендә кабаттан мәчетнең имам хатибы булып расланган Илдар хәзрәт Баязитов исә сүзне озакка сузмады. Ул: «Без күпме генә сөйләсәк тә, Айрат Фердинант улына рәхмәтләребезне барыбер әйтеп бетерә алмабыз»,-дип, аңа «Мактау билгесе»н тапшырды. Айрат Гыймадетдинов исә: «Бу бүләгегез өчен Аллаһының рәхмәтләре булсын Сезгә. Ул яңа гамәлләргә илһамландыра. Мин Сезнең һәм командагызның гүзәл эшләренә сокланам. Сез Аллаһ юлында армый-талмый, үз-үзегезне кызганмыйча эшлисез. Үзегезне мохтаҗ кешеләрнең ихтыяҗына багышлыйсыз. Бу-караңгылык патшалыгындагы яктылык нурына тиң. Исламның үсешенә кемнең өлеше күбрәк керә дигәндә, мин Сезнекедер дигән фикердә торам. Исламны киң җәелдерү-безнең гомуми эшебез»,-диде.
Тантанадан соң, мин Айрат әфәнде белән кыскача гына сөйләшеп алдым. 1968 елның сентябрендә Казанның дини һәм милли рух сөргән Каюм Насыйри урамында дөньяга килә ул. Дини җанлы әбисе Газзәбануның тәэсире зур булган аңа. Гаетләр вакытында әбисе өчпочмаклар пешереп, бабайларны кунакка чакыра торган була. Айрат кечкенәдән бабайларның һәм әбисенең әдәп-әхлакка чакырган сүзләрен-вәгазьләрен тыңлап үсә. Кем әйтмешли, һәммәсен дә мыегына чорнап бара. Ә инде урта мәктәпне һәм Казан финанс-икътисад институтын уңышлы тәмамлагач, ышанычлы кардәшләр белән алар бер фирма төзергә ниятлиләр. «Безнең максат-акча эшләп, Раббыбызның ризалыгын өмет итеп, мохтаҗларга булышу. Аллага шөкер, шушы ниятебезне уңышлы гына тормышка ашырып барабыз. Хәзер үстек, бездә күп кеше эшли. Минем уйлавымча, эшкуарлар -Аллаһы Тәгалә алдында зур җаваплы инсаннар. Беренчедән, син хәләл юл белән акчаны эшләп табарга һәм аны Аллаһ кушкан гамәлләргә тотарга тиеш. Эшкуар булу — үзенчәлекле сынау ул»,-диде үзе дә намаз әһеле булган Айрат Гыймадетдинов.
Хатыйп ГӘРӘЙ