Финляндия мөселманнарының саны артканга күрә, гыйбадәт кылу өчен урын җитми башлады. Хәзерге вакытта Финляндиядә бер генә рәсми мәчет бар, дип хәбәр итә www.yle.fi.
Финляндиядә 60 меңгә якын мөселман яши. Аларның күбесе -башкала янында.
Финляндиядәге ислам өммәтенең Хельсинки үзәгендәге урыны бик кечкенә. Шуңа да карамастан, яңа урын әлегә хәтле табылмаган.
Финляндиянең бердәнбер рәсми мәчете Хельсинкидән 40 чакрым ераклыктагы Ярвепняа каласында урнашкан.