Кичә РИУда мөгаллимнәргә ислам тарихы һәм мәдәнияте буенча таныклык, сертификат тапшыру тантанасы үткәрелде. Аларга сертификатларны Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Өстәмә һөнәри белем үзәге директоры Алсу Саттарова тапшырды.
РИУның 37 укытучысы ТДГПУ директоры кулыннан белемнәрен арттыру турында таныклыклар һәм сертификатлар алды. Шул рәвешле, РИУның барлык мөгаллимнәре дә белем арттыру курсларын узды.
Курслар 13 октябрьдән 29 ноябрьгә кадәр үтте.
Исегезгә төшерәбез: югары уку йортлары укытучылары 5 елга бер тапкыр мондый курсларда белем алырга һәм гыйлем дәрәҗәсен расларга тиешләр, дип хәбәр итә e-riu.ru агентлыгы.