Согудия укытучысы үзенең классында интернеттагы он-лайн режимында трансляция ясап, кызыклы эксперимент үткәрде. Бу проект ата-аналарга аларның балалары мәктәптә ничек шөгыльләнгәнен күрсәтү максатыннан уздырылган.
Мөгаллим Мөхәммәд ибн Фәрхан әл-Харис хәзер ата-аналарга «Зубаркан ибн Бәдр» башлангыч мәктәбенә килеп йөрмәсә дә була, дип белдергән. Алар дәресләрне интернеттагы турыдан-туры трансляциядән күзәтергә мөмкиннәр.
Мөхәммәднең ассызыклавынча, эксперимент моның белән генә чикләнми. Аның икенче үзенчәлеге булып, бу дәресләрнең язмасын видеоархивка урнаштыру тора. Аңа ихтыяҗ булганда теләсә кайчан килеп карарга мөмкин, дип хәбәр итә islam-portal.ru агентлыгы.