13 гыйнварда мөфтинең резиденциясендә (Лобачевск урамы, 6/27) үтәчәк ТҖ МДНнең чираттагы II Пленумында Президиум әгъзалары, имам-мөхтәсибләр, казыйлар, Голәмәләр Шурасы вәкилләре һәм мөселман уку йортлары ректорлары — республикадагы 60тан артык дин эшлеклесе катнашачак.
Көн тәртибендә-Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның 2010 елда ТҖ МДНнең эшчәнлеге турындагы хисапнамәсе. Пленумда ТР Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин булыр, дип көтелә. Анда Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батровның чыгышы да булачак.
Пленумда ислам гыйлеме, нәшрият эшчәнлеге мәсьәләләре тикшереләчәк.