Пятигорск дәүләт лингвистика университетында хиҗаб киеп йөрүне тыю Татарстандагы мөселманнар өммәтендә күп сораулар тудырды. Төп сорау шуннан гыйбарәт: Россия дөньяви вузларда мөселманнар киемен тыйган Европа тәҗрибәсен кабатламасмы?
Казанның берничә уку йорты җитәкчеләренең җавабыннан күренгәнчә, Татарстан башкаласында мондый проблема юк. Казан кооператив институтының тәрбия эшләре буенча проректоры Алсу Нәбиеваның сүзләренчә, аларның вузында хиҗаб кигән мөслимәләр күп укый, ә эчке тәртип кагыйдәләрендә ничек киенү турында әйтелмәгән. Биредә мөселманнар иркен рәвештә намаз укый ала. «Махсус гыйбадәт кылу бүлмәсе юк, тик без аларга бу вакытта буш аудиториядә намаз укуны тыймыйбыз»,-ди А. Нәбиева.
Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясендә дә мөселманнар киеменә чикләүләр юк. Моны академиянең тәрбия эшләре буенча проректоры Рөстәм Зарипов раслады.
Казан (Идел буе) федераль университетында хәтта кара никаб киеп йөрүгә дә тыюның юклыгы турында әйттеләр. КФУның матбугат хезмәткәреннән алынган хәбәрләргә караганда, хәзерге вакытта студентларны гыйбадәт бүлмәсе белән тәэмин итү мәсьәләсе тикшерелә. Кызганыч, әлегә университетта андый бүлмә юк.