ТҖ МДНнең чираттагы II пленумы кичектерелә. Аны үткәрүнең урыны һәм вакыты турында өстәмә мәгълүмат биреләчәк, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез: ТҖ МДНнең чираттагы пленумы кичә Алабугада узарга тиеш иде. Анда Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның 2010 елда ТҖ МДНнең эшчәнлеге турында чыгышы булыр, дип көтелде. Шулай ук Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров чыгыш ясарга тиеш иде, дип хәбәр итә tatar-inform.ru