«Болгар» комплексы мәчетенең манаралары Пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәдинәдәге мәчете манараларына охшатып ясала. Бу фикерне Болгар корылмалары буйлап йөргәндә тәүге тапкыр ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте. Аны әлеге сәфәре вакытында социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Җәүдәт Салихов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
М. Шәймиев Болгарга киләчәк күпчелек кешенең Мәдинәдә булмаганлыгы турында әйтте. Аның бу фикере бертавыштан яклау тапты.
Дәүләт Киңәшчесенең сүзләренчә, Болгарда инде шактый эш башкарылган. Икмәк музеенда план якынча 70 %ка үтәлгән. Тиздән җил тегермәнен төзү эшләре башланыр, дип көтелә.
Хәзер исә 922 елда Идел Болгариясендә ислам динен кабул итүгә багышланган истәлек билгесен торгызу эшләре тулы куәтенә бара.
Беренче Президент елга вокзалы төзелешен дә күзәтте. Биредә хәзер бетон эшләре дәвам итә. Монда кыш көнендә дә эш тукталмый.
Аннары Дәүләт Киңәшчесе һәм аны озатып йөрүчеләр Болгар сәнгать мәктәбенә юнәлделәр. Анда Спасс муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев чыгыш ясап, узып баручы елны тарихи, дип билгеләп узды. «Биредә үзгәртеп кору эшләре башлану шәһәрне җанландырды»,- диде ул. Аннары сәхнәгә Минтимер Шәймиев күтәрелде. Ул Болгарны төзү өчен үзләренең хәләл акчаларын керткән кешеләргә рәхмәт белдерде. Аларның күбесенә рәхмәт хатлары тапшырды, исемнәре тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Истәлек китабына кертеләчәге турында әйтте. М. Шәймиев кулыннан Әлфинур Хәйретдиновага да Рәхмәт хатын алу насыйп булды. Әлфинур- узган елда 103 яшендә вафат булган Бибивәсимә апаның кызы. Бибивәсимә ханым үләр алдыннан тарихи һәйкәлне торгызу гамәленә үзенең өлешен кертә.
«Кеше бу проектка 10 гына сум акчасын кертсә дә, бу -бик мөһим. Бу изге гамәле аның гасырларга барачак»,- дип билгеләп узды М. Шәймиев дип хәбәр итә tatar-inform.ru