Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, Президент Аппараты структурасында дини оешмалар белән үзара бәйләнеш идарәсе төзелә.
Идарәнең җитәкчесе итеп, элек ТР Президенты тышкы элемтәләр Департаментының Азия һәм Африка илләре секторы мөдире булып эшләгән Гатин Марат Илшат улы билгеләнгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы, ТР Президенты матбугат хезмәтенә сылтама ясап.