Америка суды Бушны ислам хәйрия фондына компенсация түләргә мәҗбүр итте

Буш Президент вазифаларын үтәгән чакта 2001 елның 11 сентябрендә АКШта теракт булып узгач, ислам хәйрия фонды әһелләренең телефонын тыңларга әмер биргән. Моның

БӘЙЛЕ
2010 Дек 24

Буш Президент вазифаларын үтәгән чакта 2001 елның 11 сентябрендә АКШта теракт булып узгач, ислам хәйрия фонды әһелләренең телефонын тыңларга әмер биргән. Моның өчен бу оешма вәкилләре аны судка биргән.

21 декабьрдә Сан-Франциско федераль суды ислам фондына килгән зыянны һәм адвокат чыгымнарын каплау өчен 2,6 миллион доллар акчаны хөкүмәттән түләтергә дигән карар чыгарган. Хөкемдар фонд хезмәткәрләрен суд карарыннан башка тыңлаганнар, дип белдергән.

Журналистларның фикеренчә, әлеге суд Президент хакимияте белән гражданнарның иреге мөнәсәбәтләрен тикшерүдә бер мисал булып тора.

Суд Буш администрациясен хөкем системасын санламауда һәм парламент чыгарган кагыйдәләрне бозуда гаепләгән, дип хәбәр итә «Ислам для всех» агентлыгы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе