Федерация Советы вице-спикеры, РФ Хөкүмәте каршындагы хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкил Ильяс Умаханов быел Россиядән 20 628 мөселман хаҗ кылды, дип хәбәр итте.
Аның билгеләп узуынча, изге җирләрдә 7 кеше, шул исәптән, Дагыстаннан-3, Чечня, Карачай-Черкесия, Ингушетия һәм Татарстаннан берәр кеше һәлак булды. Аларның өчесе юл-транспорт фаҗигасендә, калганнары авыруы көчәеп, җан тәслим кылды.
И. Умаханов сөйләгәнчә, 11 меңнән артык мөселман-очкычта, 9 меңе автомобильләрдә барган.
Хаҗиларның иң күбе-Дагыстаннан (13 мең 500 кеше). Чечнядан 2600 инсан хаҗ кылды. Быел Ингушетиядән-1500, Татарстаннан 1300 кеше изге җирләрдә булган.
Согуд Гарәбстаны, Иран, Төркия мәмләкәтләре хаҗ кылу чорында россиялеләргә виза алуны җиңеләйтеп, изге гамәл кылдылар.
Россия ягы Согуд Гарәбстаны җитәкчелегеннән 2011 елда квотаны арттырырга ниятли. «Совет чорында безнең илдән хаҗ кылучылар бармак белән генә санарлык иде. Шуңа күрә дә квотаны арттыруны сорарга безнең илнең тулы хакы бар. Аннары хаҗ кылырга теләк белдерүчеләрнең саны безгә бирелгән квотадан 4-5 меңгә артып китә»,- дип белдергән И. Умаханов. Аның бәян итүенчә, быел Дагыстаннан булган иң өлкән кеше хаҗ кылган. 1907 елгы Шамхалова фамилияле карчык изге җирләргә автобуста барган. Әмма кире кайтканда сәламәтлегенә зыян килер, дип аны очкычка утыртып җибәргәннәр, дип хәбәр итә interfax.ru агентлыгы.