Иран атом коралына каршы

«Ислам инфо» Медиа төркеме җитәкчесе Илдар Баязитов исеменә Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консульлегеннән телеграмма алынды.Анда мондый юллар бар: «Мәхтәрәм Баязитов

БӘЙЛЕ
2010 Дек 23

«Ислам инфо» Медиа төркеме җитәкчесе Илдар Баязитов исеменә Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консульлегеннән телеграмма алынды.Анда мондый юллар бар:

«Мәхтәрәм Баязитов әфәнде!

Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консульлеге Сезне һәм Сезнең хезмәттәшләрегезне, шулай ук Татарстан халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлый. Форсаттан файдаланып, Сезгә Нью-Йоркта урнашкан бер тикшеренү оешмасы IPINST.ORG сайтында бастырган язманың бер җөмләсе тәрҗемәсен юллыйбыз. Анда иранлыларның тышкы сәясәткә, атом энергиясенә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы карашлары чагылыш тапкан.

Бу язмада Американың Иранга мөнәсәбәтле сәясәте ачык күренә. Алар «тыныч максатларда атом энергиясенә ирешүдә халыкның Иран Хөкүмәтен яклавы», дип язасы урында, «атом коралына ирешүдә халыкның Иран Хөкүмәтен яклавы», дип яздылар. Ә бу исә һич тә хакыйкатькә туры килми, чөнки Иран дини күзлектән чыгып караганда да, кешелек кыйммәтләре ягыннан да атом коралына каршы.

Сезгә хөрмәт белән Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы Реза Багбан Кондори"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе