Италиянең зурлыгы ягыннан икенче шәһәре булган Миланда мәчет төзелеше тирәсендә инде 3 елдан артык бәхәсләр бара.
Бу проектның шәһәр советындагы дошманнары-уңрадикаль партия вәкилләре-мөселманнарның ниятен тормышка ашыруда яңа киртә барлыкка килүе турында сөйли башладылар. Алар шәһәр казнасында җир кишәрлеге алу һәм төзелешне башлау өчен акчаның булмавын сәбәп итмәкчеләр. Бюджет тагын да ашыгычрак проектларны финанслау өчен тотыла, дип расламакчы булалар. Ә бу исә Миланда яшәүче 80 мең мөселман киләчәктә дә вакытлы биналарда гыйбадәт кылырга мәҗбүр дигән сүз.
Мэриянең болай белдерүе сылтау табып баш тартуга охшаган, мәхәллә халкының үз гыйбадәтханәсенә хакы бар, дип белдерә мөселман әйдаманнары.