Мәскәү хакимиятендә Төбәкара, дини оешмалар белән элемтәләр һәм милли сәясәт дигән яңа департамент барлыкка килә, дип хәбәр иттеләр шәһәр мэриясеннән.
«Интерфакс»тан алынган мәгълүматларга караганда, яңа департамент Мәскәүнең төбәкара элемтәләр һәм милли сәясәт комитетын үзгәртеп кору юлы белән башкарыла. Хәзер исә аңа дини оешмалар белән элемтә комитеты кушылачак, өлешчә аларның хезмәткәрләре кыскартылыр, дип көтелә.
Шәһәр хакимиятендәге яңа департаментның җитәкчесе кем булыр һәм үзгәртеп корылган комитетларның рәисләре структурада калырлармы? Хәзергә бу сораулар ачык кала.