Бүген Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Кирилл белән очраша.
«Благовест-инфо» хәбәр иткәнчә, мондый очрашу милли, дини һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә коткы таралу вакыйгалары белән бәйле.
Россия Мөфтиләре Шурасында билгеләп узганча, бу очрашу барлыкка килгән очракта, ул ябык рәвештә узачак.