Пензада Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с. г. в.) әйткән сүзләрен СМС хәбәре итеп түләүсез җибәрә торган «Хәдис» проекты эшләтеп җибәрелде. Ул Пенза өлкәсе Каменка шәһәре мөселманнары дини оешмасы тарафыннан башкарылды.
«Ислам в Каменке» сайты хәбәр иткәнчә, өлкә мөселманнары хәзер көн саен кәрәзле телефоннан Пәйгамбәрнең хәдисләрен укый ала. Биредә +79374388318 телефонына мөрәҗәгать итеп, ике көнгә намаз вакытларын белеп була.
«Хәдис» хезмәтенә ирешү өчен -«хадис», намаз вакытын белү өчен «намаз» дигән сүз язып, СМС хәбәре җибәрү дә җитә.
Бу хезмәт барлык кәрәзле элемтә абонентлары өчен дә түләүсез, дип ышандыра аны оештыручылар.