Бүген Мансур хәзрәт Җәләлетдинне котладылар

Бүген «Мәрҗани» мәчетендә Казан имамнарына шаһәрдәтнамәләр тапшырылды һәм Татарстан башкаласы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт

БӘЙЛЕ
2010 Дек 22

Бүген «Мәрҗани» мәчетендә Казан имамнарына шаһәрдәтнамәләр тапшырылды һәм Татарстан башкаласы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең бу гыйбадәтханәдә эшли башлавына-25, имам хатиблык вазифасына керешүенә 15 ел тулу тантанасы билгеләнеп үтелде.

Коръән укып башланган дини мәҗлестә сүз башта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәизгә бирелде. Ул бүгенге җыелуның максатын аңлатты, Татарстанда диннең алга китүендә Казан имамнарының роле зур булуын әйтеп узды. Казан мэриясе вәкиле Ирек Арсланов исә башкаладагы мәчетләрнең коммуналь түләүләрен киметү өстендә эшләүләре турында бәян кылып, имамнарны сөендерде. Ул смотр-конкурста җиңеп чыккан имамнарга мактау грамоталары тапшырды.

Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин башкалада ислам дине үсешенә зур өлеш кертүләре, мәхәлләдә актив эш алып барулары өчен «Сөләйман», «Кабан арты», «Кыйбла», «Рамазан», «Хөзәйфә» мәчетләре имамнары Илдар хәзрәт Баязитов, Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин, Солтан хәзрәт Курмаев, Нәҗип хәзрәт Гайнетдинов, Ирек хәзрәт Мәхмүтовка рәхмәт хатларын тапшырды. Шундый ук бүләкләүгә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин, иганәче, «Свет и Уют» кибете директоры Илгизәр Хөснетдинов һәм башкалар лаек булды. Татарстан Диния нәзарәте Үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһанша мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның имзалары салынган 41 шаһәдәтнамәне Казан имамнарына тапшырды.

Өйлә намазыннан соң, Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең үзен котлаулар башланды. Башта Казан имамнары һәм мөхтәсибнең эшчәнлеге турында фильм күрсәтелде.

Бүген Мансур хәзрәтне тәбрикләүләр күп булды. Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалардан телеграммалар килгән иде. Мәдәният министрының котлавын исә Дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиуллин укыды. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, «Аудэкс» җитәкчесе Айрат Гыймадетдинов һәм башка бик күпләрнең җылы сүзләре Мансур хәзрәтнең күңеленә хуш килде диясе килә.

Тантанада улының казанышларына иң куанган кеше Маһруйбикә апа булгандыр, мөгаен. Мансур хәзрәтнең үз әнисенә хөрмәт күрсәтеп, аны алдагы урыннарның берсенә утыртуы нур өстенә нур булды, мәҗлескә үзенчәлекле ямь өстәде.

«Мәрҗән» төркеменең чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе