Гобәйдулла Мөхәммәд Фәйзинең «Мофассаль гыйльме хәл» дигән китабы татарның революциягә хәтле фикһ гыйлемендәге казанышы булып тора. 1909 елда иске татар хәрефләрендә нәшер ителгән җыентыкны кириллицага күчерүне Казандагы «Коддус» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин башкарган.
Бу китап ислам нигезләре буенча сорау-җавап рәвешендә эшләнгән һәм ул менә дигән әсбап булып тора. Анда Аллаһыга гыйбадәт кылу тәртипләре тәфсилләп бәян ителгән. 192 битле татарча бу китапны «Иман» нәшрияты бастырып чыгарган.