Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россиянең гаммәви мәгълүмат чарлары вәкилләре белән очрашу вакытында әнә шулай, дип белдерде.
Р. Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән ислам дөньясы арасындагы элемтәләрнең ныгуында беренче Президент Минтимер Шәймиевнең хезмәтләре зур. Татарстан бүгенге көндә гарәп-мөселман дөньясы белән икътисади элемтәләрне ныгытырга, шулай ук ислам финансларын үстерергә омтыла. Аерым алганда, бу мәсьәләләр Татарстан җитәкчесенең Малайзиягә визиты барышында тикшерелде.
Бер журналистның Мәскәүдә мәчетләрнең җитмәве турындагы соравына Татарстан Президенты бу мәсьәләне чишүдә булышырга вәгъдә итте.
«Мин Мәскәүдә мәчетләрне төзүдә төрлечә ярдәм итәчәкмен»,-диде Татарстан Президенты, дип хәбәр итә islamnews.ru агентлыгы.