Кичә ТҖ МДН әһелләре АКШтан килгән кунакларны-тышкы сәясәт буенча Америка советы президенты Герман Пирчнерны, вице-президент Илан Берманны һәм координатор Элизабет Вудны кабул иттеләр. Алар белән Татарстан мөфтие урынбасарлары Вәлиулла хәзрәт Якупов һәм Сөләйман хәзрәт Зарипов әңгәмә корды.
Очрашу барышында ислам һәм христиан диннәренең үзара хезмәттәшлеге, Татарстандагы исламның үзенчәлеге, АКШта мөселманнарның хәле һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.