Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе, мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин узган шимбәдә эш визиты белән Татарстанда булды һәм Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Россия Мөфтиләре Шурасы матбугат хезмәте вәкиле хәбәр итүенчә, визит барышында Татарстан мөселманнары өммәтенә, илдәге хәлләргә багышланган актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
Яклар теге яки бу вакыйгага фикерләрнең туры килүенә канәгатьләнү хисләре кичерделәр.
РМШ рәисе шулай ук Татарстан МДН рәисе, Россия Мөфтиләре Шурасы рәистәше Госман хәзрәт белән очрашып сөйләште.